«Сиңа хокуклар турында һәм синең турында хокук»: хокукый мәгълүмат сәгате (12+)

2 февраль көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныфлылар өчен «Сиңа хокуклар турында һәм синең турында хокук» дигән хокукый мәгълүмат сәгате уздырды.

право
IMG_20230202_105617
IMG_20230202_111221
IMG_20230202_114244

Чарада балалар хокуклар һәм вазифалар турында мәгълүмат алды; балалар хокукын яклауны тәэмин итүче документлар, мәкаләләр һәм оешмалар белән танышты; «Балаларның хокуклары һәм вазифалары» дигән видеоязманы карады. Алган белемнәрне ныгыту өчен яшүсмерләр, «Балалар хокуклары турында конвенция»гә нигезләнеп, «Уеннар аша хокуклар турында» викторинасы сорауларына җавап бирде.

Чара азагында яшьләр «Хокукый юлкүрсәткеч» кәгазьләре алды. Чарага «Хокук турында барыбыз да белергә хокуклы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: