«Үз хокукларыңны бел, вазифаларың турында онытма» хокукый агарту сәгате (12+)
8 апрель көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Үз хокукларыңны бел, вазифаларың турында онытма» дигән хокукый агарту сәгате уздырды. Хокук сәгатенең икенче өлеше уен формасында узды. «Законнар бар җирдә, хәтта җырларда да» музыкаль викторинасы җырларны һәм аларда тасвирланган төп кеше хокукларын искә төшерергә ярдәм итте. «Законнар рус мәкальләрендә» уен-пазлы шартлары буенча яшүсмерләр закон турындагы рус халык мәкальләренең өлешләрен берләштерергә һәм укырга тиеш булды. |