«Күбәләкләр – канатлы чәчәкләр» танып белү иҗаты сәгате (6+)

14 мартта «Китаплы яллар» проекты кысаларында Үзәк балалар модель китапханәсендә Күбәләкләрне өйрәнү көненә багышланган «Күбәләкләр – канатлы чәчәкләр» дигән танып белү иҗаты сәгате узды.

IMG_20260314_125108_154
IMG_20260314_125119_247
IMG_20260314_125058_837
IMG_20260314_123345_011
Яшь эзләнүчеләр видеоролик карап, күбәләк кортының, яңадан бизәкле канатлы гүзәл булып туар өчен, үз кузысын ничек итеп үрүе турында белде. Шулай ук тере кыйммәтле ташлардай планетабызны бизәүче күбәләкләрнең сирәк һәм гаҗәеп төрләре белән таныштылар.
Мастер-класста һәр катнашучы үзенең хыялындагы матур һәм кабатланмас күбәләген ясады. Яшь рәссамнар күбәләкләр рәсемнәрен төсле карандашлар һәм фломастерлар белән буйый алды. 
Көн матурлык, иҗат һәм ачышлар бәйрәменә әйләнде — чөнки күбәләкләр, китаплар сыман, һәр мизгелдә тылсым күрә белергә өйрәтә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: