«Малахит хикәятләре тылсымчысы» сәгать-портреты (12+)

27 гыйнвар көнне танылган урал язучысы П.П. Бажовның тууына 145 ел тула. Әлеге юбилей датасы кысаларында, 11 нче санлы китапханә урта мәктәп яшендәге балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Малахит хикәятләре тылсымчысы» дигән чарага чакырды. Чара барышында китапханәче презентация тәкъдим итте һәм мавыктыргыч итеп Павел Бажовның язмышы һәм иҗаты турында сөйләде, әлеге бөек язучының яхшылыкка, гаделлеккә, хезмәт сөючәнлеккә, нык булырга өйрәтүче әкиятләре дөньясына сәяхәт иттерде. 
Укучыларда «Урал әкиятләре остасы» дигән китап күргәзмәсе аеруча зур кызыксыну уятты, анда П. Бажовның китапханә фондында булган китаплары тәкъдим ителде. 
Алып баручы авторның фильм һәм мультфильмнар сюжетына нигез булган әсәрләре турында сөйләде. Балалар, мультфильмнардан өзекләрне карап, «Малахитовая шкатулка», «Огневушка-Поскакушка», «Серебряное копытце» әсәрләрен таныды һәм викторинада актив катнашты. Бажов әсәрләре ярдәмендә укучылар Россия тарихы, үткән заманнарда кешеләрнең ничек көн итүе турында белде, таулы Урал табигате турында мәгълүматлар алды, халык уй-хыяллары һәм матурлыгы дөньясына кереп чума алды. Чара П.П. Бажовның «Малахитовая шкатулка» әкияте буенча төшерелгән мультфильмны карау белән тәмамланды.

Поделиться: