«Бакчаларда язгы мәшәкатьләр» файдалы киңәшләр сәгате (12+)

25 апрельдә 15 нче санлы китапханә каршындагы «Чишмә» аралашу клубында «Бакчаларда язгы мәшәкатьләр» дигән файдалы киңәшләр сәгате үткәрелде.

11
1745582715550
1745585050666
1745585216909

Чара барышында китапханәче клублыларга артык көч куймыйча һәм химикатлар кулланмыйча яхшы уңыш алуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирүнең бер ысулы – яшелчәләрне түтәлләрдә бер-берсе белән дөрес урнаштыру турында сөйләде. 
Чарага килүчеләр «Сораулар һәм җаваплар калейдоскобы» викторинасында, «Җырлар җиләкләр һәм яшелчәләр» бәйгесендә катнашты, тема буенча халык сынамышларын искә төшерде. «Татып кара» бәйгесендә катнашучылар сокларны эчеп карады һәм аларның ингредиентларын танып белергә тырышты.  
Чара тәҗрибә уртаклашу белән тәмамланды: очрашуда катнашучылар уңыш серләре һәм зур уңыш алырга ярдәм итүче кызыклы ысуллар белән уртаклашты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: