«Гаҗәеп космос дөньясы»: файдалы мәгълүмат сәгате (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре яшь китап сөючеләр өчен Космонавтика көненә мавыктыргыч «Гаҗәеп космос дөньясы» дигән чара үткәрде.

ЦГБ
какая круглая планета
как хорошо уметь читать
я держу в ладошке солнце
вот бы облететь Землю

Балалар серле йолдызлар һәм планеталар дөньясына кереп чумды, космонавтика үсеше тарихы белән танышты. Яшь сәяхәтчеләр игътибарына «Галәм кидлекләренә юл» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. 
Матур һәм эчтәлекле презентация катнашучыларда зур кызыксыну уятты, беренче космонавт Ю. А. Гагарин, космос, йолдызлар, Галәм турында шигырьләр яңгырады. 
Укучылар викторинада актив катнашты, гаҗәеп космос дөньясы турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат алды. 
Балалар өчен тулыландырылган чынбарлык белән 4D-атласлар: «Атлас планеты Земля», «Космос» һәм «Солнечная система» китаплары аеруча зур кызыксыну уятты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: