«Интернет – кызыклы һәм файдалы мөмкинлекләр дөньясы» файдалы мәгълүмат сәгате (6+)

Цифрлы технологияләр көннән-көн активрак безнең көнкүреш тормышка үтеп керә бара, шунлыктан Интернетта куркынычсызлыкны тәэмин итү – замана һәм алгарышның иң актуаль таләпләренең берсе. 
14 февральдә Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында 8 нче санлы балалар китапханәсе «Интернет – кызыклы һәм файдалы мөмкинлекләр дөньясы» дигән файдалы мәгълүмат сәгате уздырды.

8ф инт
(1)IMG_4928
(2)IMG_4936
(3)IMG_4942
Очрашу барышында балалар компьютер челтәрләренең глобаль системасы, һәм бу системаның файда гына түгел, ә куркыныч та китерергә мөмкинлеге турында белде. Балалар игътибарына «Балаларга Интернетта ничек йөрергә?» презентациясе тәкъдим ителде, аның ярдәмендә яшь укучылар Интернетта үзеңне куркынычсыз тотуның ун кагыйдәсен үзләштерде. Балаларга «Куркынычсыз интернет балаларга кечкенәдән кирәк» дигән мәгълүмат буклеты тараттылар, ул аларга үз интернет-куркынычсызлыкларын булдырырга ярдәм итәр. Чара азагында катнашучылар белән Интернетта үзеңне тоту кагыйдәләрен белү буенча мини-тест үткәрелде, ул күбесенең төп куркынычсызлык кагыйдәләрен яхшы өйрәнүен күрсәтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: