«Язучының тылсымы» шигърият сәгате (6+)

9 октябрьдә 16 нчы санлы китапханәдә кече яшьтәге балалар өчен «Язучының тылсымы» дигән шигърият сәгате узды. Чара Чаллының балалар юбиляр шагыйре, быел 75 яшен билгеләп үткән Рәшит Бәшәр иҗатына багышланды. 

акорычу
20241009_083806
20241009_083122
20241009_081928
20241009_080921
20241009_081557
Укучылар язучының тормыш һәм иҗат юлы белән танышты. Алар шагыйрьнең «Танышу», «Көзге рәсемнәр», «Әкият сөйлә» һ.б. шигырьләрен кычкырып укыды. Балалар бик теләп Р. Бәшәрнең «Урман җыры» әкиятен сәхнәләштерүдә катнашты, алар Куян һәм Аю ролен башкарды. Чара азагында «В страну детства. Кыйбласы – Балачак иле» күргәзмәсе белән таныштылар, анда Рәшит Бәшәрнең матур рәсемле китаплары тәкъдим ителде. Аның китаплары хезмәт сөючәнлек һәм яхшылык тәрбияләргә ярдәм итә, үз ватаныңны, туган ил табигатен яратырга, кыю һәм гадел булырга өйрәтә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: