«Яфрак коелу чоры» шигърият сәгате (18+)

12 сентябрь көнне 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Яфрак коелу чоры» дигән шигърият сәгате уздырды. Россиядә көз һәрвакыт язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар һәм музыкантлар тарафыннан җырланучы чор. Бу айда алтынга төренүче, чәчәкләр белән уралучы рус табигатенең кабатланмас гүзәллегенә сокланалар. Ел фасылларының иң гаҗәеп вакыты – көз турында сүз барды шигърият сәгатендә. Китапханәче көзге табигатькә сокланучы шагыйрьләрнең шигырьләре белән таныштырды. Катнашучылар «Күз явын алырлык көз!» дигән китап күргәзмәсеннән китаплар сайлап алды һәм Ф. Тютчев,  И. Бунин, С. Есенин, Ф.Зыятдинов, Г.Сәлимов һ.б.ларның шигырьләрен укыды.   

Поделиться: