«Шигърият чишмәсе – ул матурлык»: шигърият сәгате (12+)

30 март көнне 23 нче санлы китапханәдә, Балалар һәм яшүсмерләр атналыгы кысаларында, «Шигърият чишмәсе – ул матурлык» дигән шигърият сәгате үтте.

23
23ф.Час поэзии «Родник поэзии есть красота» (12 )
23ф.Час поэзии «Родник поэзии есть красота» (12 ) (3)
23ф.Час поэзии «Родник поэзии есть красота» (12 ) (4)
23ф.Час поэзии «Родник поэзии есть красота» (12 ) (2)
23ф.Час поэзии «Родник поэзии есть красота» (12 ) (1)

Чара барышында егетләр һәм кызлар Бөтендөнья шигърият көне бәйрәме тарихы белән танышты. Слайд-презентация ярдәмендә китапханәче шигърият, нинди шигырьләрнең иң борынгы булып саналулары турында сөйләде. Балалар яраткан шагыйрьләренең исемнәрен искә төшерде, «Шигърият белгечләре», «Сүзләргә рифма сайла», «Шигырьне дәвам ит», «Бу юллар кайсы мәсәлдән» уеннарында актив катнашты. «Мин яз турында шигырьләр белән сөйлим» шигырь укучылар бәйгесендә А.С. Пушкин шигырьләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. 
Чара «Шигърият һәм табигать» презентациясе, Роза Рымбаева башкаруындагы «Шигърият» җыры һәм Чайковскийның «Ел фасыллары» музыкасы белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: