«Кечкенә дусларга» М.Җәлил иҗаты буенча шигърият сәгате (6+)

All-focus
23ф. Час поэзии по творчеству М. Джалиля Маленьким друзьям…..
All-focus

6 февральдә 23 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен татар шагыйре Муса Җәлил иҗаты буенча «Кечкенә дусларга» исемле шигърият сәгате узды. Чара каһарман-шагыйрьнең туган көне уңаеннан үткәрелде.

Балалар Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында электрон презентация карап, кечкенә Җәлилнең бик җаваплы, акыллы һәм кыю малай булуы, балачагында ук шигырьләр яза башлавы хакында белде. Чара барышында шагыйрьнең китаплары белән таныштылар, үзенең дусларына багышлап иҗат иткән «Шакир һәм Гали», «Маэмай» һәм балалар өчен язылган башка шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, «М.Җәлил шигырьләрендә хайваннар дөньясы» исемле викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханәче «Кечкенә дусларга» китабына күзәтү ясады. Чарада шагыйрьнең «Сәгать», «Җилләр», «Чәчәкләр» кебек шигырьләре һәм «Җырларым», «Карак песи», «Кызыма» җырлары яңгырады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: