«Муса Җәлил. Батырлыгы гасырларда калыр…» шигърият сәгате (12+)

12 февральдә 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын совет татар шагыйре һәм  журналисты, хәрби корреспондент, Советлар Союзы герое, СССР Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган чара уздырды.

Чарада катнашучылар шагыйрьнең тормышы, аның гади булмаган балачак һәм яшьлек еллары, әдәби эшчәнлеге, Бөек Ватан сугышында катнашуы, фашист концлагерьларында үткән куркыныч вакытлары, Муса Җәлилнең бердәнбер коралы ул көннәрдә шигырьләре булуы турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белде. 

10ф. Час поэзии «Муса Джалиль. Мужество останется в веках…». КВ
10ф. Час поэзии «Муса Джалиль. Мужество останется в веках…». Смортим видеопрочтение
10ф. Час поэзии «Муса Джалиль. Мужество останется в веках…». Участники мероприятия
10ф. Час поэзии «Муса Джалиль. Мужество останется в веках…»

М. Җәлилнең «Ышанма», «Кызыл ромашка», «Гафу ит, Ватан», «Катыйльгә», «Вәхшәт» кебек шигырьләре, шулай ук шагыйрьнең шигырьләренә язылган «Яулык» һәм «Сагыну» җырлары яңгырады. 
Чара мәгълүматка бай электрон презентация һәм китап күргәзмәсе белән үрелеп барды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: