«Таныш һәм таныш булмаган Лермонтов» шигърият сәгате (12+)

15 октябрьдә 10 нчы санлы китапханә Пенза өлкәсе балалар һәм яшьләр китапханәсе оештырган «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре» XIV Халыкара акциясендә катнашты. Акциянең максаты — үсеп килүче буында М. Ю. Лермонтовның әдәби һәм сәнгати мирасына карата кызыксыну уяту.

Серле һәм мистик, күләмле һәм героик Лермонтов шәхесе; аның иҗатының уникальлеге һәм даһилыгы турында сөйләде китапханәче укучыларга. Балаларның игътибарын бөек рус шагыйренең үзенчәлекле язмышына җәлеп итү, аның иҗатын, тормышын һәм фаҗигале язмышын тирәнрәк белү теләге тудыру иде максатыбыз.  Чыгыш бай эчтәлекле электрон презентация, М. Лермонтовның «Парус» шигыренә язылган романсның видеоклибын күрсәтү һәм «Лермонтов» нәфис кинофильмыннан өзекләр белән үрелеп барды.

Час поэзии «Лермонтов знакомый и незнакомый» . КВ
Час поэзии «Лермонтов знакомый и незнакомый». Об акции
Час поэзии «Лермонтов знакомый и незнакомый». Участники мероприятия.
Час поэзии «Лермонтов знакомый и незнакомый». Участники мероприятия
Час поэзии «Лермонтов знакомый и незнакомый». Читаем стихи1

Аннан соң яшь шигърият сөючеләр хәтердән яки тәкъдим ителгән китаплардан үзләре дә Лермонтов шигырьләрен укыды. 
Акциягә зур булмаган китап күргәзмәсе әзерләнгәзн иде, анда шагыйрьнең китаплары белән бергә аның турында басмалар да тәкъдим ителде. Чарага нәтиҗәләр ясап, китапханә хезмәткәрләре мәктәп укучыларына акциядә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. 

#деньлермонтовскойпоэзии2026

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: