«Кышкы табигать» шигърият сәгате (18+)

Кыш – бик матур ел фасылы, шунлыктан аның турында шигырьләр дә күп иҗат ителгән. һәр шагыйрь бу чорда үзенә илһам чыганагы таба, һәм алар сурәтләгән күренешләр барысы да үзенчә матур һәм сокландыргыч. Кыш турында шигырьләр, нигездә, табигать белән тәэсирләнеп языла. Татар шагыйрьләренең кыш турындагы шигырьләрендә шигъри образларның күптөрлелегенә гаҗәпләнергә генә кала. 

шщнажшаж
IMG-20240119-WA0048
IMG-20240119-WA0050

«Йөрәктән йөрәккә» программасы кысаларында 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Кышкы табигать» дигән шигърият сәгате уздырды. Чарага килүчеләр зур кызыксыну белән кыш, кышкы табигать турында танылган әсәрләрне тыңлады. Р.Миңнуллин, Г.Тукай,  Х.Бәдигый, Ф.Яруллин һ.б.ларның шигырьләре укылды. Катнашучылар шулай ук кыш турында үзләре яраткан шигырьләр белән уртаклашты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: