«Данлы шагыйрь патшалыгы» Россиядә Пушкин көне уңаеннан шигърият сәгате (12+)
7
Июнь 2022
Сишәмбе
А.С. Пушкинның туган көнендә 23 нче санлы китапханәгә килүчеләр шагыйрьнең тормыш юлыннан кызыклы фактлар белән танышты, аның иң популяр «Руслан и Людмила», «Кавказский пленник», «Евгений Онегин», «Пиковая дама» әсәрләренең язылу тарихын белде. «Син Пушкин шигырьләрен беләсеңме?» викторинасы сорауларына җавап биреп, балаларга Пушкинның тәрбиячесе исемен һәм әкият геройларын искә төшерергә туры килде. Шулай ук викторинада катнашучылар китапханәче тасвирлаган буенча әсәрләрне таныды, беренче юллар буенча бөек рус шагыйренең шигырьләрен дәвам итте. Теләге булганнар шагыйрьнең шигырен укыды. Катнашучылар аның әкиятләре буенча кроссворд чиште. |