«Һәр юлында илһам…»: шигърият сәгате (16+)

29 сентябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан Л.Б.Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы укучылары өчен танылган рус шагыйре Алексей Константинович Толстойның 205 еллыгына багышланган «Һәр юлында илһам…» дигән шигърият сәгате уздырылды. 

Катнашучылар Толстойлар нәселе һәм Алексей Толстой турында танылган шагыйрь генә түгел, ә прозаик, драматург, тәрҗемәче, сатирик, тарихи баллада яңа әдәби жанрына нигез салучы буларак бик күп мәгълүмат алды. Аның үсешендә язучы А. Погорельскийның роле зур булуы, язучының әдәби эшчәнлеге ничек башлануы һәм ике туган абыйлары Алексей, Владимир һәм Александр Жемчужниковлар белән бергә уйлап чыгарылган әдәби герой Козьма Прутков һәм башка үткен сүзле сатирик әсәрләр булдыруы турында ишетте. Чара барышында Алексей Толстойның «Князь серебряный» романы буенча төшерелгән фильмнан өзек каралды. Укучылар язучының булачак тормыш иптәше Софья Андреевна Миллер белән танышуы турында гадәти булмаган тарихны тыңлады, ә чарада яңгыраган «Средь шумного бала» дигән танылган романс укучыларны ерак үткәннәрдә калган баллар һәм мәхәббәт заманнарына алып кереп китте. Шулай ук Алексей Толстой лирикасына бик теләп мөрәҗәгать иткән рус һәм чит ил композиторлары исемнәре белән таныштылар: П.И. Чайковский, М. Мусоргский, венгр композиторы Ф. Лист. Очрашу укылган шигырьләр һәм шагыйрьнең Брянск төбәге табигатенә һәм туган җиренә мәхәббәтен җырлаган «Колокольчики мои» музыкаль клибы ярдәмендә романтик рух белән сугарылды. Чара ахырында Алексей Толстой 21 нче гасырда да популяр, чөнки ул хезмәт иткән идеаллар мәңгелек дигән нәтиҗә ясады.

Поделиться: