«Шигьриятнең асыл бизәге» шигърият сәгате (18+)

Шигърият – ул тормыш, ул хыяллар, хис-кичерешләрне, уй-фикерләрне чагылдыру. Кешенең яраткан шагыйре булмаска да мөмкин, әмма һәркемнең аны битараф калдырмаган шигыре бар. Бу көнне 1 нче санлы китапханә «Шигьриятнең асыл бизәге» дигән шигърият сәгате уздырды. Чарада Ф. Яруллин, Р. Миңнуллин, Ф. Гыйзәтуллина, Г. Әхтәмова һ.б.ларның бүгенге көндә дә кеше күңелләрен җылытучы һәм сокландыргыч шигырьләре яңгырады. Катнашучылар зур кызыксыну белән әйтелгән соңгы юллары буенча әсәр исемнәрен белде, портретта кайсы шагыйрь сурәтләнгәнен таныды. Яраткан шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан укыдылар, шулай ук үзләре язган шигырьләрне яңгыраттылар. 
Шигъриятне яратыгыз, шигырьләрне өйдә дә, китапханәдә дә, урамда да һәм хәтта йөргәндә дә укыгыз, алар сезнең тормышны яктырак, мулрак һәм күңеллерәк итәчәк!

 

Поделиться: