«Журналлар белән табигатьтә ял» вакытлы матбугат сәгате (6+)

Җәйге каникуллар – ул яңа укучыларны китап укуга җәлеп итү, иҗат һәм әдәбият белән аралашу рухы тудыру өчен уникаль мөмкинлек.

вмпвавмпв
IMG_20240729_161514
IMG-20240729-WA0077
IMG-20240729-WA0085
IMG-20240729-WA0073

29 июль көнне 1 нче санлы мәгълүмати китапханә үзәге хезмәткәрләре Гренада паркына килгән яшь китап сөючеләр өчен «Журналлар белән табигатьтә ял» дигән вакытлы матбугат сәгате уздырды, балаларны кызыклы һәм матур рәсемле журналлар белән таныштырды. Чара барышында катнашучылар балалар өчен чыгучы «Мурзилка», «Тошка», «Наш Филиппок» журналлары битләрендә никадәр файдалы, кызыклы һәм гыйбрәтле язмалар басылуы турында белде. «Мурзилка» журналыннан алынган өстәл уен-сәяхәтен бик теләп уйнадылар, алдакчы-табышмакларны чиштеләр, кызык хикәяләрдән өзекләр укыдылар. Шулай ук «Боҗрага ату», «Төз ат» хәрәкәтчән уеннары уйнадылар. Чара дустанә һәм күңелле рухта үтте һәм балалар өчен бик файдалы һәм кызыклы булды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: