«Минем яраткан газетам – «Көмеш кыңгырау»: вакытлы матбугат сәгате (6+)
29
Март 2023
Чәршәмбе
28 март көнне 23 нче санлы китапханәдә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында «Минем яраткан газетам – «Көмеш кыңгырау» дигән вакытлы матбугат сәгате үтте. Чара вакытында балалар газетаның барлыкка килү тарихы һәм аның «Әдәби хәзинә», «Шигъри тәрәзә», «Укучылар иҗаты», «Әкиятне үзебез язабыз» кебек кызыклы сәхифәләре белән танышты. Аларда мәктәптә белем бирү сораулары күтәрелә, юмористик шигырьләр, хәзерге заман авторларының хикәяләре, әкиятләре, укучылар үзләре язган язмалар басылып чыга. Балалар төрле уен, бәйгеләрдә катнашты, табышмаклар, башваткычлар, ребуслар чиште, газета битендәге кызыклы биремнәрне үтәде. |