«Үзең өчен Россияне ач» патриотлык сәгате (6+)

12 июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәме – Россия көнен билгеләп үтә. Бу көн – милли бердәмлек, ирек, тынычлык һәм закон һәм гаделлек нигезендә барлык кешеләрнең яхшы мөнәсәбәттә яшәве символы. Россия көне якынлашканда 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре «Үзең өчен Россияне ач» дигән патриотлык сәгате«Открой для себя Россию» үткәрде.

25852
IMG_20250611_141048
IMG_20250611_141353
IMG-20250611-WA0012

Чара барышында балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр, Россия Федерациясенең дәүләт символлары – байрагы, гербы һәм гимнының мәгънәләрен аңлаттылар. Алга таба укучылар «Минем Туган илем – Россия» дигән танып белү викторинасында катнашты, «Родина» («Туган ил») сүзенә тамырдаш сүзләрне тапты, Россия байрагын ясап, төсле кәгазьдән пазллар җыйды. «Рус фольклоры» бәйгесе барышында балалар халык мәкаль-әйтемнәре, табышмаклары буенча үз белемнәрен күрсәтте. Барлык катнашучылар үз белемнәрен күрсәтә алды һәм дөрес итеп җавап бирде. Укучылар Туган илгә мәхәббәт – һәр кеше өчен мөһим хис ул дигән нәтиҗә ясады.  Чара азагында яшь катнашучылар китап күргәзмәсе белән танышты, анда тарих, мәдәният һәм Россия халыкларының гореф-гадәтләре турында басмалар тәкъдим ителде. 

#патриотизм #история #суверенитет

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: