«Без хәтерлибез, без горурланабыз!» патриотлык көне (6+)

22 июньдә 15 нче санлы китапханә 43 нче комплексның җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисе белән берлектә микрорайонда яшәүчеләр өчен Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Без хәтерлибез, без горурланабыз!» дигән патриотлык көне уздырды.
Чара китапханәченең сугышның беренче сәгатьләре, аның халкыбыз өчен авыр сынаулары, нәтиҗәләре, сугыш елларында безнең төбәк турында сөйләвеннән башланды. Чарада катнашучылар Чаллы шәһәренең Советлар Союзы геройлары турында сөйләгәнне игътибар белән тыңлады. 
Чараны мәктәпкәчә яшьтәге балаларның чыгышы дәвам итте. Алар Ватаныбыз өчен гомерен биргәннәр һәм шулай ук бүген дә безнең белән булганнар хөрмәтенә шигырьләр укыды һәм җырлар җырлады. 

115ф. Мы помним,мы гордимся! Текст
215ф. Мы помним,мы гордимся! Текст
315ф. Мы помним,мы гордимся! Текст
415ф. Мы помним,мы гордимся! Текст
515ф. Мы помним,мы гордимся! Текст

Очрашуда Чаллы язучысы, ТР һәм РФ язучылар берлекләре, ТР журналистлар берлеге, Халыкара әдәби фонд һәм Россия әдәби фонды әгъзасы, һәм шулай ук фронтовик улы Марс Нәфыйк улы Яһудин чыгыш ясады. Ул үзенең әтисе көндәлекләре буенча язылган китабы турында сөйләде һәм әтисенең фронт тормышыннан хатирәләре белән уртаклашты. 
Чара азагында катнашучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды һәм һавага ак шарлар очырды. 
Мондый чаралар бик әһәмиятле һәм кирәк. Алар ярдәмендә без әхлаклылык нигезләрен салабыз, патриотлык тәрбиялибез, туган як тарихына карата кызыксыну уятабыз. Һәм күп еллар узгач та без тынычлыкның нинди бәягә яулап алынуын истә тотарга, һәм аны саклау өчен барысын да эшләргә тиешбез. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: