«Без хәтерлибез, без горурланабыз!» патриотлык сәгате (6+)

18 июньдә 15 нче санлы китапханә 44 нче комплексның җирле иҗтимагый үзидарә рәисе белән берлектә микрорайонда яшәүчеләр өчен Хәтер һәм кайгы көненә багышланган  «Без хәтерлибез, без горурланабыз!» дигән патриотлык сәгате уздырды.
Чара китапханәченең сугышның беренче сәгатьләре, безнең халкыбыз өчен аның бик авыр кайгылар, югалтулар китерүе, сугыш елларында безнең төбәк турында сөйләвеннән башланды. 
Чараны мәктәпкәчә яшьтәге балаларның чыгышлары дәвам итте. Алар Туган илебез өчен гомерен биргәннәр истәлегенә һәм хәзер дә безнең белән булганнар хөрмәтенә шигырьләр сөйләде һәм җырлар җырлады. 

IMG_20250618_103418
IMG-20250618-WA0022
IMG-20250618-WA0036
IMG-20250618-WA0053

Очрашуда Чаллы язучысы, РФ һәм ТР язучылар берлекләре әгъзасы, ТР  журналистлар әгъзасы, Халыкара әдәби фонд һәм Россия әдәби фонды әгъзалары, һәм шулай ук фронтовик улы Марс Нәфыйк улы Яһудин чыгыш ясады. Ул әтисенең көндәлекләре буенча язган китабы турында сөйләде һәм әтисенең фронт тормышы турында хатирәләре белән уртаклашты. 
Микрорайонда яшәүче ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре Р.К.Ильясова, В.Б.Гришина, А.П.Туманова чарага килүләре белән ямь кертте. Алар тылда авыр хезмәт көннәре, кечкенә балаларның өлкәннәр белән бер сафта күптән көтелгән Җиңүне якынайтуы турында искә төшерде.  
Чара азагында катнашучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. Бу очрашу тыныөчлыкның нинди бәһагә яулануын һәм аны саклау өчен барысын да эшләргә кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерде.

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: