«Зур сугышның кечкенә геройлары» патриотлык сәгате (6+)

28 июльдә 15 нче санлы китапханә 44 комплекстагы кино күрсәтүгә кушылды һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Зур сугышның кечкенә геройлары» дигән патриотлык сәгате уздырды. 

IMG_20250728_181623
IMG_20250728_183319
IMG_20250728_183643
Чарада китапханәче Бөек Ватан сугышы елларында кылган батырлыклары өчен Ватанның иң югары бүләге – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган малайлар һәм кызлар турында сөйләде. Катнашучылар зур кызыксыну белән батырлыклары буыннар хәтерендә мәңге сакланачак герой пионерлар Лёня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей, Валя Котик, Володя Дубинин, Саша Ковалёв һәм башка яшүсмерләр турында сөйләгәнне тыңлады. Шулай ук китапханәче чарага килүчеләрне кешеләр белән бер сафта Җиңүне якынайткан дүрт аяклы Бөек Ватан сугышы геройлары белән таныштырды. 
Чара барышында катнашучылар үзләре дә Ватанны саклаучылар роленә кереп карады. Алар сынаулар үтте һәм «Хәрби», «Көч һәм җитезлек», «Разведчиклар», «Серле хәбәр» һәм «Чик сагы» станцияләрендә биремнәр башкарды, анда аларга кыюлык, җитезлек, тапкырлык һәм башка чын сугышчылар сыйфатларын эшкә җигәргә туры килде. 

Чарага килүчеләр хәтерендә биографияләре белән танышкан яшь геройларның исемнәре мәңгегә калыр дип ышанасы килә. Мондый чаралар үсеп килүче буында патриотлык хисе тәрбияләргә булыша һәм илнең тарихы белән таныштыра. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: