«Блокадалы Ленинградның Тормыш юлы» патриотлык сәгате (12+)

18 гыйнварда 15 нче санлы китапханә «Блокада турында укыйбыз» V Халыкара акциясе кысаларында өлкән сыйныф укучылары өчен Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган «Блокадалы Ленинградның Тормыш юлы» дигән патриотлык сәгате уздырды. Акцияне оештыручы — «Т. А. Маврина исемендәге Түбән Новгород дәүләт өлкә балалар китапханәсе» ДБМУсе.

Балалар Гитлерның Ленинградка нинди куркыныч язмыш әзерләве; шәһәр халкының блокаданы чыдам уздыруы, дошман һөҗүменә каршы җавап бирүе, ачлык-ялангачлык, суык, үлем белән көрәшүе; хатын-кызлар һәм яшүсмерләрнең фронтка ярдәм итеп, станок артына басуы, саклану ныгытмалары ясаулары турында белде. Яшүсмерләр блокада каласының ничек нык торуы турында тыңлап кына калмады, ә үзләре дә китапханәче чыгышын аерым фактлар белән актив рәвештә тулыландырып торды. Алар Ленинград кешеләре тукланып торган кечкенә 125 граммлы ипи кисәгенең никадәр кечкенә булуын үз күзләре белән күреп тетрәнде. 

авку43
1705561450564
1705561450569
1705562254511
1705573178282
1705573178287
Screenshot_2024-01-18-14-13-34-594_com.miui.gallery
1705573178301

Балалар Таня Савичева исемле кыз турында видеоязманы карады, анда кызның блокада мәхшәренең иң куркыныч шаһитына әйләнгән көндәлеге турында сөйләнә. Камалышта калган шәһәрнең тормышын һәм көнкүрешен тояр өчен, укучылар А.Адамович һәм Д.Граниннарның «Блокада китабы»ннан ленинградлыларның хатлары һәм истәлекләреннән өзекләрне укыды. Чара дәвамында «Ленинград блокадасы» документаль фильмыннан өзекләр күрсәтелде. Чарага «Бөек кала батырлыгы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Патриотик сәгатьләр тагын бер кат яшьләргә тынычлыкның нинди бәягә яулап алынуын һәм аны саклау өчен барысын да эшләргә кирәклеген һәрвакыт хәтердә тотарга икәнен искә төшерде. Чара блокада вакытында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алу белән тәмамланды. 
#читаемоблокаде

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: