«Сугыш чоры балалары» патриотлык сәгате (6+)

19 июньдә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап, 15 нче санлы китапханә мәктәп яны лагере балалары өчен «Сугыш чоры балалары» дигән патриотлык сәгате уздырды. Чарада китапханәче Бөек Ватан сугышы елларында кылган батырлыклары өчен Туган илнең иң югары дәрәҗә бүләгенә – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган малайлар һәм кызлар турында сөйләде. Укучылар үзләренең яшьтәшләре Лёня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей, Валя Котик, Володя Дубинин, Саша Ковалёв һәм башка батырлыклары буыннар хәтерендә мәңгегә сакланучы пионер-геройлар турында сөйләгәнне кызыксынып тыңлады. 

IMG-20250619-WA0036
IMG-20250619-WA0070
IMG-20250619-WA0073
IMG-20250619-WA0076

Чара барышында балалар үзләре дә Ватанны саклаучылар булып карады. Алар сынаулар үтте һәм «Хәрби», «Көч һәм җитезлекь», «Разведчиклар», «Яшерен хәбәр» һәм «Чикне саклау» стнацияләрендә биремнәр башкарды, аларга кыюлык, җитезлек, тапкырлык һәм башка чын сугышлар ия була торган сыйфатлар ярдәм итте. Укучыларга шулай ук яшь патриотлар турында «Пионер-геройлар» дигән  видеоязма күрсәтелде.

Китапханәдә биографияләре белән танышкан яшь геройларның исемнәре балалар хәтерендә мәңгегә сакланып калыр дип ышанасы килә. Мондый чаралар үсеп килүче буында патриотлык хисләре тәрбияләргә булыша һәм илебез тарихы белән таныштыра. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: