«Беслан кайгысы кайтавазы» террорчылык корбаннары хәтере сәгате (12+)

3 сентябрьдә – террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек көнендә 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Беслан кайгысы кайтавазы» дигән террорчылык корбаннары хәтере сәгате үткәрде.

IMG-20250903-WA0023
IMG_20250903_093702
IMG-20250903-WA0022
Чара барышында балалар 2004 елның сентябрендә Беслан шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә булган куркыныч фаҗига турында искә төшерде. Китапханәче яшүсмерләргә кешеләрнең үзара ярдәмчел булуы, аларның геройлыгы, кайгыртучанлыгы турында сөйләде. 
Хәтер сәгате ничек итеп теракт корбанына әйләнмәскә һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан вакытта үз-үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында материал тәкъдим ителгән өйрәтүче видеороликларны карау белән үрелеп барды. «Без куркынычсызлыкта» мини-уенында террор белән бәйле хәлләр каралды. Яшүсмерләр үз уяулыкларын арттыру, авыр хәлләрдә үзеңне дөрес тота белү һәм башкаларга ярдәм итү турында әңгәмәдә катнашты. 
Чара Бесланда һәлак булганнарның якты истәлегенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: