«Монда солдатлар үлем белән күзгә-күз очрашты»: хәтер сәгате (12+)

13 нче санлы китапханә Сталинград сугышы тәмамлануга 80 ел булуга багышланган «Монда солдатлар үлем белән күзгә-күз очрашты» дигән хәтер сәгате уздырды. «Буыннар белергә тиеш» электрон презентациясенең һәр слайды мәктәп укучыларына Сталинград сугышының тарихи фактлары, рәхимсез көрәш һәм совет кешеләренең геройлыгы турында сөйләде. Документаль видеоязмалар, мәгълүмат материаллары ярдәмендә китапханәче Сталинградны саклаучыларның батырлыгын һәм ныклыгын күрсәтә, Яков Павлов, Матвей Путилов, Василий Зайцев кебек геройларның батырлыгы турында сөйли алды. Укучылар Сталинградны саклап көрәшкән яшүсмерләр Миша Романов, Людмила Радыно, Саша Филиповларның тормыш юлы һәм батырлыклары белән танышты. 

Сережа Алешков 7 яшендә «Сугышта күрсәткән хезмәтләре өчен» медаленә ия була. Бу өлкән сыйныфлыларда хис-кичерешләр уятты. Чара азагында балалар «Сталинград сугышы» викторинасы сорауларына җавап бирде.

Поделиться: