«Яшь геройлар безнең хәтердә» хәтер сәгате (12+)

18 июньдә 11 нче санлы китапханәдә урта мәктәп яшендәге балалар белән «Яшь геройлар безнең хәтердә» дигән хәтер сәгате уздырылды. Сугыш башлану турында видеоролик аның безнең гаиләләр язмышлары буйлап үтүен, шул куркыныч елларда балаларга никадәр авыр булуын күрсәтте. Укучылар яшүсмерләрнең тылдагы авыр хезмәте, аларның партизан отрядларында һәм фронтта күрсәткән батырлыгы турында белде. Тын да алмыйча яшьтәшләре – пионер-геройлар Лёня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей, Валя Котик һ.б. ларның батырлыклары,  блокададагы Ленинград балалары, концлагерьлардагы нәни әсирләр язмышлары турында тыңладылар. Чара барышында  А. Александровның «Священная война» һәм Б. Окуджаваның «До свидания, мальчики» җырларының аудиоязмалары яңгырады. Чара  М. Җәлилнең «Вәхшиләр», С. Михалковның «Детский ботинок» шигырьләрен уку белән үрелеп барды. Катнашучылар миллионлаган җәзалап, яндырып һәм тереләй күмеп үтерелгән балаларны бер минутлык тынлык белән искә алды. 

IMG-20250618-WA0028
IMG-20250618-WA0031

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: