«Синең белән Ленинградтан сөйләшәм» хәтер сәгате (12+)
5
Февраль 2024
Дүшәмбе
Ленинград блокадасы – Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының иң әһәмиятлеләреннән һәм истә калганнарыннан. Блокадалы Ленинградның тавышы дип Ольга Берггольцны атыйлар. Бу исем барлык петербурглыларга – хәзерге заман буынына да, Бөек Ватан сугышы вакытында яраткан шәһәрләре куркыныч блокадада калган көннәрне хәтерләүчеләргә дә яхшы таныш. Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Синең белән Ленинградтан сөйләшәм» дигән хәтер сәгате үткәрде. Әлеге чара бу авыр чорны кичергәннәр хәтере хөрмәтенә әзерләнде. |