«Солдат батырлыгын искә алыйк, балалар»: хәтер сәгате (6+)

22 июнь, Бөек Ватан сугышы башлануын искә алу көнендә, Үзәк балалар китапханәсендә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар шул көннең кайбер мизгелләрен искә төшерде һәм яңа фактларны белде. Аларга Совет халкының фашистларны җиңүенә китергән барлык факторларны санарга тәкъдим ителде. 

Вспомним…
1
3
2
4

Биш иң мөһим сәбәп – техника, хайваннар, тыл ярдәме, сәнгатьнең әһәмияте һәм, әлбәттә, рус характерлы кешеләр турында җентекләп сөйләп, планшетта биш почмаклы йолдыз төзелде. Зур кызыксыну белән кызлар һәм малайлар Т-34 танкының ничек танылу алуы, француз очучыларының ни өчен ЯК-3 самолетына өстенлек бирүе, Чаллы төбәге халкының, тыл хезмәтчәннәре буларак, җиңүгә нинди өлеш кертүе, Юрий Левитанның кем булуы һәм сәнгать әһелләренең солдатларның сугыш рухын күтәрүе турында белде. 
Хәтер сәгате патриотлык минуты белән тәмамланды: балалар сугыш чоры кадрларыннан торган видеоязма белән беррәттән «Катюша» җырын җырлады. Һәр бала бу көнне залдан үз иле өчен горурлык хисе белән кайтып китте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: