«41 нче елның шомлы таңы» хәтер сәгате (6+)

21 июнь, Хәтер һәм кайгы көне алдыннан, 4/08 йортының балалар мәйданчыгында микрорайонда яшәүчеләр һәм балалар өчен 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге һәм «Гренада 4,5» җирле иҗтимагый үзидарә рәисе «41 нче елның шомлы таңы» дигән хәтер сәгате уздырды.

нг
IMG-20240621-WA0003
IMG-20240621-WA0006
IMG-20240621-WA0009
1941 елның 22 июне илебез тарихында бик моңсу дата – бу Бөек Ватан сугышы башланган көн. Нәкъ менә шушы көнне 1941 елның җәендә иртәнге 4 сәгатьтә фашистлар Германиясе кисәтүсез Ватаныбызга басып керә. Илебез тарихындагы иң канкойгыч һәм дәһшәтле сугыш башлана. Чарада катнашучы балалар, тын да алмыйча, беренчеләрдән булып дошман һөҗүменә эләккән Брест кирмәнен саклаучыларның геройлыгы, сугышның башыннан ахырына кадәр фронт яңалыклар хәбәр итеп торган Бөтенсоюз радиосы дикторы Юрий Левитан турында сөйләгәннәрне тыңлады. Кунаклар шулай ук фронтта балаларның кыюлыгы, солдатларның сугышка нинди җырлар белән баруы, кешеләргә дүрт аяклы дусларының ничек ярдәм итүе турында белде. Сугыш елларында барлыгы 60 меңнән артык эт хезмәт итә. Өлкән буын кешеләре сугыштан соңгы елларны, һәлак булган якыннарын искә алды. Сугыш турында китапларга күрзәтү тәкъдим ителде. «Җиңү йолдызы» клумбасы янындәа истәлеккә фотога төштеләр.

#ДвижениеПервых#ПервыеПомнят#ЯПомнюЯГоржусь

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: