«Сугышның шул беренче көне» хәтер сәгате (18+)

22 июнь – Россия тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы елларында киләчәк өчен үз гомерләрен биргәннәрне искә алу һәм кайгы көне. Әлеге көн безгә бар һәлак булганнар, фашист әсирлегендә җәзаланганнар, тылда ачлыктан һәм мәхрүмлектән вафат булганнар турында искә төшерә. Бу вакыйга уңаеннан 1 нче санлы китапханәдә хәтер сәгате үтте. Китапханә хезмәткәрләре укучыларга Бөек Ватан сугышы башлануның беренче сәгатьләре турында искә төшерде. Чарада К. Симонов, М. Исаковский, Б. Окуджава, Р. Казаков һ.б.ларның шигырьләре, сугыш чоры җырлары яңгырады. Сугыш кинохрониксы һәм презентация шул сугыш еллары дөньясына кереп чумарга ярдәм итте. Катнашучылар «Татарстан сугыш елларында» дигән фильм карап, туган як геройлары белән танышты. Чара барышында «Халык батырлыгы гасырлар буе яши» дигән китап күргәзмәсе белән танышу узды.

photo_5368299951806872278_y
photo_5368299951806872279_y
photo_5368299951806872285_y

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: