«Россия террорга каршы» хәтер сәгате (6+)

12 сентябрь көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Россия террорга каршы» дигән хәтер сәгате уздырды, аның төп максаты – укучыларга куркыныч фаҗигаләр турында искә төшерү генә түгел, ә үсеп килүче буында теләсә кайсы агрессия һәм көчләүләргә карата тискәре мөнәсәбәт булдыру иде. Әңгәмәдән балалар террорчылык сүзенең нәрсә аңлатуы, аның төрләре, максатлары турында белде. Соңгы елларда дөньяда булган террорчылык актларын искә төшерделәр. 

апопаоаойййййй
Снимок1
Снимок3
Снимок4
Снимок2

Китапханәче теракт куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүнең мөһимлеге, андый катлаулы хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Теракт килеп чыккан очракта, шикле әйберләргә юлыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде, гражданлык уяулыгы күрсәтүнең әһәмияте, террорчылыкка каршы ничек көрәшергә мөмкинлеге һәм шундый хәлләр килеп чыкканда үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга икәнлеге турында сөйләштеләр. Чара азагында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан мультфильмнар күрсәтелде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: