Шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган искә алу сәгате

IMG_3182
IMG_3180
IMG_3177

16 нчы февраль көнне 11 нче балалар китапханәсендә татар халкының каһарман улы шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Үлемне җиңгән шагыйрь» дип исемләнгән искә алу сәгате узды.

Уку залында «Бөек шагыйрь Муса Җәлил» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Чара экранда герой шагыйрьнең тормыш юлына багышланган презентация белән башланып китте. Алып баручы балаларга М. Җәлилнең шагыйрь генә түгел, ә сугышчы да, көрәшче дә булуын сөйләде. Аның, тоткынлыкта булуына карамастан, яшерен оешма төзеп, фашистларга каршы көрәше; сорау алу һәм кыйналуларга карамастан, искиткеч чыдамлыгы, көчле рухлы булуы укучыларда соклану, горурлану хисләре уятты. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен  яттан сөйләделәр, М. Җәлилнең иҗаты буенча уздырылган викторинада бик теләп катнаштылар.

Искә алу сәгате ахырында аудио язмада М. Җәлил сүзләренә язылган җырлар яңгырады.Үткәрелгән чара балаларны Муса Җәлил шигырьләренең үлемсезлегенә тагын бер кат инандырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: