«Үткәннәр геройлары турында» хәтер сәгате (6+)

21 июнь көнне 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Үткәннәр геройлары турында» дигән хәтер сәгате узды. Илебез өчен моңсу көн алдыннан кешелек 1941 елның 22 июнендәге «Хәтер һәм кайгы көне» дигән исем алган тарихи вакыйгаларны искә ала. 

вапвак
IMG_9158
IMG_9164
IMG_9195
IMG_9198
IMG_9214
Шул елларның кинохроникасыннан күрсәтелгән кадрлар яшь китап сөючеләргә 1418 көн һәм төн дәвамында ватандашларыбызга нинди кырыс елларны кичерергә туры килүе турында белергә мөмкинлек бирде. Хәтер сәгате вакытында алып баручы балалар язмышлары, «Полк уллары», пионерлар, үз гомерләре бәрабәренә героик батырлыклар кылган һәм фашист басып алучыларына каршы көрәшкән кызлар һәм малайлар турында сөйләде. Балалар зур сугышның кечкенә героена багышланган «Солдатик» нәфис фильмына трейлерны карады. Ул чорларның шаһитлары көннән-көн азая, әмма шул героик вакыт турында истәлек китапханә фондындагы китапларда саклана һәм аларны теләсә кайсы укучы алып укый ала. Чара азагында барлык катнашучылар метроном тавышы астында Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнарны искә алды. 

#ДвижениеПервых#ПервыеПомнят#ЯПомнюЯГоржусь

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: