«Блокаданың бетмәс әрнүе» хәтер сәгате (6+)
26 гыйнвар көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе яшь китап сөючеләр өчен «Блокаданың бетмәс әрнүе» дигән хәтер сәгате үткәрде. Балалар блокаданың символы ачлыктан интегүчеләр өчен көтеп алган һәм аны табу мөмкин булмаган ипи кисәге булуы, аның көн саен диярлек үзгәреп торган составы, ипи карточкалары, аны югалту үлемгә тиң булуы, бирелергә тиешле ипи кисәгенең нормасы үзгәреп торуы һәм блокада көннәрендә аның зур әһәмияте турында белде. Күргәзмәдә балалар үз күзләре белән блокада икмәгенең нормасын күрә алды. Нәкъ менә шул кечкенә кисәк тормышны үлемнән коткарып торган. Чара азагында блокада вакытында һәлак булган ленинградлыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. |