«Безнең дөнья – террорсыз»: хәтер сәгате (6+)
7
Сентябрь 2022
Чәршәмбе
Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә Террорчылык белән көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. 17 нче санлы китапханә балалар өчен «Безнең дөнья – террорсыз» дигән хәтер сәгате уздыра. Чара барышында алып баручы укучыларны «экстремистлык», «террорчылык» төшенчәләре белән таныштырды. Балалар «Экстремистлыкны кисәтү» дигән социаль роликны карады. Яшьләрнең тыелган оешмаларга ни сәбәпле килеп эләгүе, аларга ничек каршы торырга дигән мәсьәләләр буенча сөйләшү алып барылды.Чара кунаклары үзләренең изге теләкләрен күгәрченнәргә язды. Балалар «Тынычлык һәркемгә кирәк» дигән китап күргәзмәсе, «Без террорчылыкка каршы» дип аталган белешмә кәгазе белән танышты. |