«Ленинград – блокаданың мәңгелек битләре» хәтер сәгате (12+)

27 гыйнварда — Ленинград шәһәрен фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көнендә 15 нче санлы китапханә «Блокада турында укыйбыз» VII Халыкара акциясе кысаларында студентлар өчен «Ленинград – блокаданың мәңгелек битләре» дигән хәтер сәгате уздырды. Акцияне оештыручы — «Т. А. Маврина исемендәге Түбән Новгород дәүләт өлкә балалар китапханәсе» ДБМУсе.

Китапханәче укучыларга камалышта калган ябык Ленинград шәһәре халкы җилкәсенә төшкән авыр сынаулар: ачлык һәм суык; Ладога күле аша коткаручы «тормыш юлы төзелеше; яшьтәшләренең өлкәннәр белән беррәттән заводларда эшләве һәм бомбадан качу урыннарында укуы турында сөйләде. Балалар блокададагы шәһәрнең нык торуы турында тыңлап кына калмады, үзләре дә китапханәче сөйләгәннәрне аерым фактлар белән актив тулыландырды. 

ззззззз2
уекукцукацыуе1
щщщщщщщ3

Ленинград балалары язмышы һәм Таня Савичева һәм аның гаиләсе турында сөйләгәннәр яшьләрне аеруча тетрәндерде. Камалыштагы шәһәрнең тормышын һәм көнкүрешен аңлар һәм тояр өчен, О. Берггольц шигырьләрен һәм А. Адамович һәм Д. Гранинның «Блокада китабы»ннан өзекләрне укыдылар, Дмитрий Шостаковичның җиденче симфониясен тыңладылар.
125 граммлык ипи нормасы һәм блокада вакытында ипи карточкаларының нәрсә аңлатуы турында сөйләгәннәр студентларда аеруча зур тәэсирләр калдырды. Чара дәвамында «Ленинград блокадасы» документаль фильмыннан өзекләр күрсәтелде. Чарага «Бөек шәһәр геройлыгы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Хәтер сәгате яшьләргә тынычлыкның нинди югалтулар бәрабәренә яулап алынуын, аны саклау өчен барысын да эшләргә кирәклеген онытмаска тиешлекләре турында тагын бер кат искә төшерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: