«Ленинград. Блокада. Хәтер» хәтер сәгате (12+)

Буыннар хәтерендә беркайчан онытылмый торган вакыйгалар бар. 27 гыйнварда Россия Федерациясендә Россиянең хәрби даны көне – совет гаскәрләре тарафыннан Ленинград каласын немец фашистлары гаскәрләре блокадасыннан тулысынча азат итү көне  билгеләп үтелә.
80 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында Нева буендагы шәһәрнең 872 көн дәвам иткән героик оборонасы тәмамлана. Ленинград өчен көрәш шәһәрне саклаучыларның кыюлыгы һәм фидакарьлеге символына әйләнә.  
Өлкән сыйныф укучыларына «Ленинград в борьбе» (1942) документаль фильмы кадрлары камалышта калган Ленинград рухын тоярга ярдәм итте. Алар Ленинградны саклауны һәм блокадада калган шәһәр тормышын күрде. 
Катнашучылар А. Адамович белән Д. Гранинның «Блокада китабы», Л. Гинзбургның «Записки блокадного человека», Лена Мухинаның «Сохрани мою печальную историю» дип аталган блокада көндәлеге белән танышты, камалыштагы Ленинградны совет азык-төлек базалары белән бәйләнештә тоткан легендар Тормыш юлы турында искә төшерде. Чарада Ольга Берггольц, Анна Ахматова, Роберт Рождественский шигырьләре яңгырады.

Поделиться: