«41 нең хәвефле таңы» хәтер сәгате-хроникасы (12+)

1941 елның 22 июне — илебез тарихында иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Бөек Ватан сугышы башланган көн. Хәтер һәм кайгы көне көнне 22 июньдә 3 нче санлы китапханәдә китапханәчеләр «41 нең хәвефле таңы» дигән хәтер сәгате-хроникасы үткәрде. Чарага «Дуслык» мәктәп яны лагере балаларын чакырдылар.

IMG_20260618_121938_565
IMG_20260618_121850_890
IMG_20260618_121920_212
20260618_110028
IMG_20260618_121953_718
IMG_20260618_121932_135
Чара башында китапханәче балаларга 1941 елның онытылмас 22 июненең беренче сәгатьләре турында сөйләде. Совет иле чиген саклаучылар беренче булып дошманга каршы сугыша башлаган вакытта илебез әле тынычлап йоклавы, Ватаныбыз сакчыларының нинди авырлыклар белән очрашуы, Җиңүнең нинди зур бәягә төшүе турында сөйләде. Сугыш башлану турында видеоролик китапханәче сөйләгәннәрне тулыландырды. Туган илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге, буыннарның тыныч һәм якты киләчәге өчен көрәшкән бабаларыбызның үлмәс батырлыгын онытмаска һәм хөрмәт итәргә кирәклеге ассызыкланды. Укучылар балаларның тылда авыр хезмәт көннәре, аларның партизан отрядларында һәм фронттагы батырлыгы, яралыларны коткарулары, немецларның сугыш кораллары белән складларын яндырулары, тәүлекләр буе завод һәм кырларда хезмәт куюлары турында сөйләгәнне игътибар белән тыңлады. Аннан соң «Без хәтерлибез, без горурланабыз» викторинасы үткәрелде. Катнашучылар үз бабаларын искә төшерде һәм сугыш башлану турында игълан итүче Ю. Левитан тавышы язмасын тыңлады. Китапханәдә әлеге көнгә шулай ук «Сугыш. Җиңү. Хәтер» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда Бөек Ватан сугыәы һәм аның геройлары турында китаплары тәкъдим ителде.  
Чара азагында катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: