«Мәңгелек геройлар» хәтер сәгате (12+)

5 февральдә Фашистларга каршы көрәшүче яшь герой көне һәм «Укыйбыз һәм хәтерлибез» кычкырып укулар көне уңаеннан 11 нче санлы балалар китапханәсендә «Мәңгелек геройлар» дигән хәтер сәгате үткәрелде.
Чарада уртанчы сыйныф укучылары катнашты. Аларга сугышның нәрсә икәнен, халыкка күпме кайгы китерүен аңлау кыен. Алар өчен Бөек Ватан сугышы – еракта калган тарих. Безнең бурыч – балаларга сугыш чоры елларын, шул заман балалары җилкәсенә төшкән авыр сынауларны дөрес итеп җиткерү. 

Главное фото 3

Чараны алып баручы балаларга тормышны яраткан, иртәнге кояш нурларына, кыр чәчәкләре исенә сөенә белгән сугыш чоры балалары турында сөйләде. Очрашу барышында укучылар тылдагы авыр хезмәт көннәре, кечкенә балаларның өлкәннәр белән бер сафта көтеп алынган җиңүне якынайтуы турында белде. Аның сөйләве яшь геройлар турында шигырьләр белән үрелеп барды. Җырлар, шигырьләр, клиплар, слайдлар күрсәтү фонында укучылар сугыш чоры балаларының батырлыгын, дошманны җиңүгә ышанычын тойды. 
Сугыш турында документаль фильмнардан өзекләр катнашучыларда аеруча зур тәэсир калдырды. Балалар М.Җәлилнең «Оеклар» шигырен укыды.
Бу очрашу балалар күңелендә озак сакланыр, чөнки ул хисләргә бик бай һәм ихлас булды. Хәтер, бурыч һәм намус безгә халкыбыз тарихындагы бу героик елларны онытырга бирмәс. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: