«Кырыс сугыш чоры балалары» хәтер сәгате (6+)

Тиздән бөтен ил бөтенхалык бәйрәме – Җиңү көнен бәйрәм итәчәк. Илебез тарихында мөһим вакыйга. 6 май көнне, 13 нче санлы китапханәнең Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубында балалар турында, аларның сугыш чоры шартларында ничек яшәве, нәрсә белән шөгыльләнүләре, Җиңүне якынайту өчен нәрсә эшләүләре турында сөйләштеләр. 

укеукеукеукеуце
13 ф. 06.05.24 час памяти Дети суровой войны 1
13 ф. 06.05.24 час памяти Дети суровой войны 2
13 ф. 06.05.24 час памяти Дети суровой войны 3
13 ф. 06.05.24 час памяти Дети суровой войны 4

Китапханәче 41 нче ел балаларының тыныч замандагы тормышы, һәр гаиләдә әти һәм әни булуы, әмма дәһшәтле сугыш башлануы турында сөйләде. Балалар үзләренең иң яхшы сыйфатларын: хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, ярдәмчеллек, игътибарлылык, кыюлык, батырлык һ.б. күрсәтә. Алар көченнән килгәнчә фронтка ярдәм итә: өлкәннәр белән бер сафта станок артында хезмәт куя, партизаннар өчен мәгълүмат таба, госпитальләрдә яралыларны караша, аларга хатларын укып һәм язып бирә һ.б. Чарада катнашучылар герой пионерлар Леня Голиков, Валя Котик, Зина Портнова, Марат Казейларның батырлыгы турында белде. Чара герой пионерлар турында китаплар уку белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: