«Шәмнәр сүнмәсен»: хәтер сәгате (12+)

Санкт-Петербург 18 гыйнвар көнне үз тарихында иң әһәмиятле даталарның берсе – Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел булуны билгеләп үтте. Бу хәрби операция «Чаткы» дип аталды.

1944 елның 27 гыйнварында блокаданы өзүгә кадәр әле вакыт күп булса да, «Ленинград җиңүе чаткыны» безнең гаскәрләрнең фашист Германиясен җиңүенә ышаныч һәм өмет уята. 

свеча
14 фил. час памяти (1)
14 фил. час памяти (4)
14 фил. час памяти (2)
14 фил. час памяти (3)
14 фил. час памяти (5)
14 фил. Час памяти (6)

24 нче урта мәктәпнең 6-8 нче сыйныф укучылары өчен бу көннәрдә 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Шәмнәр сүнмәсен» дигән хәтер сәгатьләре үткәрде. Китапханәчеләр яшүсмерләр белән блокадалы Ленинградта яшәүчеләрнең батырлыгы һәм геройлыгы, аларның һәрберсенең ачлык һәм ялангачлык белән ничек көрәшүе турында сөйләште. Чөнки блокаданың башыннан ук үлем һәр йортка аяк баса. Балаларга барысыннан да куркынычрак була.

Балаларга Д. Гранин һәм А. Адамовичның «Блокада китабы»ннан әлеге шәһәр халкының истәлекләре укылды. Бу китапта басылып чыккан 16 яшьлек Юра Рябинкинның көндәлеге балалар йөрәген тетрәндерде. «В эпоху переоценки самых важных человеческих ценностей, когда по Европе снова маршируют факельные шествия нацистов, такие свидетельства, как дневники детей войны, крайне важны…» (Д. Гранин).

Дошманнар бар нәрсәдән мәхрүм итеп шәһәрдә яшәүчеләрне сындырырга, җиңәргә өметләнә, ахыргы чиктә алар Ленинградны бирер дип уйлый. Бу рәхимсез планнар тормышка ашмый. Халыкның үлемсез батырлыгына тиңнәр булмый.

Чара азагында балалар, камалган Ленинградта яшәүчегә яхшы хәбәр язып, «Блокада карлыгачы» патриотлык акциясенә кушылды. 

Томшыгына блокадалы Ленинград халкына хат кыстырган «Блокада карлыгачы» яхшы тормышка, туганнар һәм якыннар белән тиздән очрашуга өмет символы була. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: