«Сугыш булды. Җиңү булды» хәтер сәгате (6+)

9 майда бөтен Россия үзгә бер дулкынлану белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Җиңү көне тарихи дата гына түгел, ә яхшылык, гаделлек һәм Ватанга мәхәббәтнең теләсә нинди сынауларны җиңәргә сәләтле булуының тере шаһиты да булып кала бирз. Илебезне бердәм итүче бу бәйрәм иң мөһим нәрсәләр – тынычлыкның кадере, бердәмлекнең әһәмияте, кешелек рухының көче турында искә төшереп, бөтен илебезне берләштерә. Һәм без ата-бабаларыбызның хәтеренә лаеклы булганда, аларның мирасын кадерләп саклаганда – Җиңү мәңге яшәячәк.  

2.
3.
4.
5.
6.

Әлеге бөек бәйрәм якынлашканда укучылар өчен 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Сугыш булды. Җиңү булды» дигән хәтер сәгате уздырды. Чараның башында балалар безнең азатлыгыбыз өчен үз гомерләрен биргән геройларны – сугышта һәлак булганнар, фашист әсирлегендә җәзаланганнар һәм тылда ачлыктан үлгәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алды. Алар үз гомерләре бәрабәренә безгә тормыш бүләк итте. 

Бу көнне балаларга яшь геройлар – өлкәннәр белән бер сафта җиңүне якынайткан яшьтәшләре турында сөйләделәр. Алар элемтәче, радистлар, разведчиклар була һәм сугышчан йөкләмәләр үти. Алар арасында меңләгән кечкенә геройлар хезмәтләре өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Бу яшь патриотларның күбесе дошманга каршы көрәштә һәлак була. Чара азагында катнашучылар сугышка багышланган шигырьләр сөйләде һәм халкыбызның героик батырлыклары турында хәтерне сакларга сүз бирде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: