«Әфганстан – безнең хәтер һәм әрнү» Хәтер сәгате (16+)
25 февраль көнне өлкән сыйныф укучылары өчен Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Әфганстан – безнең хәтер һәм әрнү» дип исемләнгән хәтер сәгате уздырды. Чара Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуга багышланды. Бу – Бөек Ватан сугышына караганда ике тапкыр озаккарак сузылган, әфган сугышы фаҗигасенә катнашы булганнарга ихтирам күрсәтү. Балалар Әфганстан җирлегенә совет гаскәрләре кертелү сәбәпләре, аларның батырлыгы һәм кыюлыгы, сугыш вакытындагы катлаулы шартлар һәм җирле халыкка совет сугышчыларының күрсәткән ярдәме хакында мәгълүмат алды. Әфганстанда «чикләнгән контингент»ның күпчелек өлешен сугышка мәктәп эскәмияләреннән үк килеп эләккән яшьләр тәшкил иткән. Һәлак булган егетләребезнең батырлыклары беркайчан да онытылмаска тиеш. Алар һәрчакта да безнең өчен батырлык, ныклык һәм каһарманлык үрнәге булып калачак. Әфганстан сугышы турында онытырга хакыбыз юк. Бу сугыш беркайчан да кабатланмаска тиеш, анда күргәннәр киләчәктә дә сабак булсын. Чара барышында Әфганстан темасына багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады, «Әфганстан. Онытырга хакыбыз юк» исемле презентация күрсәтелде. «Батырлык исеме – Әфганстан» күргәзмәсе әзерләнгән иде. Чара азагында укучылар әлеге дәһшәтле сугышта һәлак булган батырларны бер минутлык тынлык белән искә алды.
|