«Әфганстан – безнең хәтер һәм әрнү» хәтер сәгате (12+)

13 февральдә Сугышчы-интернационалислар көне якынлашканда 23 нче санлы китапханәдә укучылар өчен «Әфганстан – безнең хәтер һәм әрнү» дигән хәтер сәгате үткәрде.
Әфган сугышы беткәнгә күп еллар узса да, сугыш хәрәкәтләрендә катнашканнарны хәзер дә искә алалар. 

23ф. Час памяти «Афганистан – наша память и боль» (12 ) (2)
23ф. Час памяти «Афганистан – наша память и боль» (12 )

Балалар ун ел буе дәвам иткән һәм миллионлаган кешеләр өчен чын әрнүгә әйләнгән катлаулы чорга экскурс кылды. Китапханәче укучыларны «интернациональ бурычны үтәү», «локаль сугышлар», «кайнар нокталар» дигән төшенчәләр белән таныштырды.
Чара барышында сугыш чынбарлыгын күрергә мөмкинлек биргән документаль елъязмалар, әфган җырлары тәкъдим ителде. 
Чара азагында сугышларда һәлак булган барлык совет солдатларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: