«Бу упкынга күпме кеше төшеп югалды» ачыктан-ачык сөйләшү сәгате (12+)

20 ноябрьдә 10 нчы санлы китапханә  «Яшьләр сәламәт тормыш рәвеше өчен» шәһәркүләм наркотикларга каршы акциясе кысаларында яшүсмерләрне ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырды. 

час откровенного
10ф. Час откровенного разговора «Уж, сколько их упало в эту бездну». Тестирование
10ф. Час откровенного разговора «Уж, сколько их упало в эту бездну». Что такое наркотик
10ф. Час откровенного разговора «Уж, сколько их упало в эту бездну».
10ф. Час откровенного разговора «Уж, сколько их упало в эту бездну»

Чараның төп максаты укучыларга дөньяның наркотиклардан башка да гүзәллеген күрсәтү иде. Очрашуда наркоманлыкның никадәр куркыныч булуы һәм наркотик матдәләрне куллануның фаҗигале нәтиҗәләре турында сүз барды. «Наркотикларга – юк!» тематик видеоролигын карап, чарада катнашучылар наркотикларга бәйлелекнең куркынычлылыгына инана алды.
Әңгәмә барышында балалар белән наркоманлыкның җәмгыятькә нинди социаль зыян китерүе һәм провокациягә бирелмәс һәм «юк!» дип әйтә белү өчен нинди кагыйдәләр булуы турында фикер алыштылар. Шулай ук яшүсмерләрдә үз сәламәтләекләренә җавваплы караш булдыру һәм сәламәт тормыш рәвеше законнарын үтәүнең мөһимлеге турында сөйләштеләр. 
Чара азагында укучылар «Вәсвәсәгә каршы килә беләсеңме» тесты сорауларына җавап бирде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: