«Язмыш сынауларын җиңеп»: аралашу сәгате (18+)

9 декабрь көнне «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 нче санлы китапханә «Язмыш сынауларын җиңеп» дигән аралашу сәгате уздырды. Китапханәче тормыш сынауларын җиңүгә ирешкән һәм үзләрен кайсы да булса һөнәрдә, сәнгатьтә, әдәбиятта тапкан кешеләр турында сөйләде. Алар һәркем өчен үрнәк. Шагыйрьләр һәм язучылар Э. Асадов, Г Сәгыйров, Р.Зарипов, Р.Шәрипов, Р.Аллабирде һ.б. – әнә шундыйлардан. Үзләренең үҗәтлекләре һәм хезмәтләре, тормышны яратулары, оптимистик рухлары белән алар барысы да сәламәтлеге чикләнгән кешеләрнең дә зур казанышлар, күп уңышлар яуларга сәләтле булуын исбатлый. 
«Язмышларга буйсынмас җаннар» дигән китап күргәзмәсе эшләде. Анда изгелек һәм мәрхәмәтлелек турында әдәбият, һәм шулай ук сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән авторларның китаплары тәкъдим ителде.

Поделиться: