«Бергә атлау күңелле» аралашу сәгате (6+)

29 июльдә, Халыкара дуслык көне якынлашканда, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге балаларны «Бергә атлау күңелле» дигән аралашу сәгатенә чакырды.

29.07.25 IMG-20250729-WA0012
IMG_20250729_135248
IMG_20250729_135215
Китапханә хезмәткәрләре катнашучыларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде, аралашуның «Кешеләргә, үзеңә карата нинди мөнәсәбәттә булуларын теләсәң, шундый мөнәсәбәттә бул» дигән алтын кагыйдәсен искә төшерде. Чара барышында иң мөһим кешелек сыйфатлары: дуслык, яхшылык, ярдәмчеллек турында сөйләштеләр. Алар ярдәмендә кешеләр дуслар таба, мәдәниятенә, тән төсенә карамастан түземлерәккә әйләнә. Дуслык һәм шәфкатьлелек турында китаплар тәкъдим ителде. Балалар бик теләп «Дусларча күрешү», «Мәкальне әйтеп бетер», «Ничек яшисең?» дигән мавыктыргыч һәм кызык уеннар уйнады, яхшы эшләр кылучы әкият геройларын искә төшерде. Бу очрашу балаларга бер-берсен яхшырак белергә һәм дуслашырга ярдәм итәр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: