«Тукта! Начар сүз!» аралашу сәгате (18+)
5
Март 2024
Сишәмбе
5 март көнне 5 нче санлы китапханәдә яшьләр өчен «Тукта! Начар сүз!» дигән аралашу сәгате узды. Китапханәгә килүчеләр сөйләм һәм язма тел нормаларын, җәмгыятьтә аралашу өчен үзеңне культуралы тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында белде. Яшь буын вәкилләре начар сүзләрдә бик зур җимерү көче посып ятуын ачыклады. Бәлки, кеше начар сүздән бар тирә-якка никадәр көчле тискәре тәэсир таралуын күрә алса, ул аны беркайчан да әйтмәс иде. Балалар «Зирәк лозунглар» биремен үтәде һәм кеше тормышында сүзләрнең мәгънәсе һәм начар сүзләр әйтүнең зыянлы нәтиҗәләре акыл сандыгын ачты. Укучылар сүзлек запасын баету һәм яшьтәшләр белән аралашу өчен сөйләм культурасы үсеше рецептлары белән танышты. |